Чаллы шәһәренең “Кванториум” балалар технопаркында регионара “Роботлар сугышы” ярышы узды. Ярышта Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Робототехника” берләшмәсендә тәрбияләнүчне балалар катнашты. Аяз Бадретдинов җитәкчелеге астында, алар 120 катнашучы арасыннан 4 нче урынга лаек булдылар. Аларны тагын бер кат әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба тагын да югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.