Уку-укыту программасы нигезендә икенче чирек башында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче һәр бала техник зачет тапшырырга тиеш. Техник зачетта уен коралларында уйнаучыларның уйнау тизлеге, тигезлеге тикшерелә. Гадәттә, әлеге зачетта этюд һәм гамма тапшыралар. Узган атнадан башлап уен кораллары бүлекләрендә техник зачетлар тапшырыла башлады. Фортепиано һәм халык уен кораллары бүлеге укучылары тулаем диярлек әлеге сынауны уңыш белән узды.