Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан программасын тыңлау

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче чыгарылыш сыйныф укучылары ел ахырында йомгаклау имтиханнары тапшырачак. Әлеге зур сынауга әзерлек уку елы башыннан ук старт алды. Уен кораллары бүлекләрендә шөгыльләнүче балалар төрле характердагы дүрт көй сайлап алып, бүген аларны өйрәнү өстендә эшли. Чирек саен чыгарылышларның имтиханга әзерлеген махсус комиссия тикшерә. Икенче чиректә узарга тиешле тыңлаулар узган атнада фортепиано һәм халык уен кораллары бүлекләрендә узды. Комиссия әгъзалары чыгарылыш сыйныф укучыларына кайсы юнәлештә шөгыльләнергә, нинди җитешсезлекләрен төзәтергә кирәклеген аңлатты, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International