25 ноябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара әниләр көненә багышлап Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге үзенчәлекле чара уздырды. “Кулинарные нотки” дип исемләнгән шоу-программада балалар әниләре белән бергә пешергән ризыкларны презентацияләде, төрле тәм-томнарга багышланган җырлар башкарды, өстәлне бизәү ысулларын, дөрес туклану алымнарын күрсәтте. Әлеге чара мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру, бала һәм ана мөнәсәбәтләрен яхшырту, сәнгать белән шөгыльләнүнең уңай якларын телгә алу максаты белән оештырылды. Чараны сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлеге укытучысы Ләйсән Замалова алып барды.
Составында мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева, рәсем сәнгате бүлеге җитәкчесе Рәмзия Батыровалар булган хөкемдарлар комиссиясе барлык катнашучыларны түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләде: музыка стилендә өстәлне әзерләү, рояльга ошатып ясалган салатлар, музыкаль аш әзерләү турында видео-презентация ясау, ризык турында иң яхшы җыр башкару, оригиналь камыр ризыклары. Һәр номинация буенча 1,2,3 урыннар билгеләнеп, җиңүчеләргә мәктәпнең мактау кәгазьләре тапшырылды. Әниләргә бәйрәм бүләге буларак тамашада “Гүзәл кызлар” (җитәкчесе – Гүзәл Галиева), “Шатлвк” (җитәкчесе – Айгөл Шәйгәрданова), “Мөслим нуры” (җитәкчесе – Гулназ Йосыпова) вокаль ансамбльләре чыгыш ясады. Ахырдан, барлык чарада катнашучылар үзенчәлекле ризыклар, чәй тәм-томнары белән сыйланды. Барлыгы “Кулинарные нотки” шоу-программасында 170кә якын кеше катнашты.