"Кудесница-балалайка" халыкара конкурсында җиңү

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрь көнне Казан шәһәрендә балалайкада уйнаучыларның һәм халык уен кораллары ансамбльләренең “Кудесница-балалайка” дип исемләнгән VI ачык бөтенроссия конкурсы булып узды. Анда Санкт-Петербург, Киров, Самара, Саранск, Чиләбе кебек ерак шәһәрләрдән килгән укучылар көч сынашты. Конкурсантлар арасында Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары: халык уен кораллары бүлегенең Рәйсә Харисова сыйныфында белем алучы Максим Игнатьев һәм Дилбәр Салихҗанова сыйныфында шөгыльләнүче Камил Миңнегалиев  да бар иде. Укучыларыбыз икесе дә бөтенроссия конкурсында призлы урын яулап, дипломант исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International