Спектакль карадык!

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Кичә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында С. Өметбаев исемендәге татар дәүләт Минзәлә драма театры артистлары спектакль куйды. Көндезен мәктәп балалары өчен “Снежная королева” әкияте сәхнәләштерелсә, кичен мөслимлеләр игътибарына 4 пәрдәдән торган “Иблис” спектакле күрсәтелде. Тирән мәгънәгә ия булган әлеге әсәрне минзәләлеләр зур осталык белән башкарды. Әлеге искиткеч тамашаны карарга Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары да барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International