Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары - Халыкара бәйге җиңүчеләре

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2018-2019нчы уку елының әле берничә ае гына узуга карамастан, инде укучыларыбыз зур уңышларга иреште. Сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегендә шөгыльләнүче укучыбыз Камил Миңнегалиев, унынчы халыкара “Талантлы России” конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. Камилнең укытучысы – Дилбәр Салихҗанова. Дилбәр Рифкатовна һәм концертмейстер Алеся Латыйпова конкурсантны әзерләүдә катнашканы өчен халыкара бәйгенең таныклыгына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International