“ Кояшкай” балалар бакчасының зурлар торкеме өчен музей хезмәткәрләре “Икмәк – табын курке” дип исемләнгән музей дәресе үткәрделәр. Дәрес барышында укучылар икмәкнең табынга нинди авыр юллар аша килүе турында мәгълүмат алдылар. 19-20 нче гасырларда көнкүрештә кулланылган кул тегермәнендә эшләп карадылар. Дәрес барышында балалар шигырь сөйләделәр, җыр җырладылар.