9 нчы ноябрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә районкүләм “Иҗади шәхес” бәйгесе узды. Конкурста район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында эшләүче 80 нән артык педагог катнашты. “Рухи сандык”, “Гасырлар моңы”, “Илһам чыганагы”, “Милли хәзинә”, “Нәсел шәҗәрәсе”, “Затлы чигеш”, “Гаилә мирасы” номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.