Вәрәшбаш башлангыч мәктәбендә “Уңыш бәйрәме” зур әзерлек белән узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме үзләренең матур җырлары-биюләре, көз турындагы шигырьләре белән сөендерделәр. Мәктәп укучылары исә “Бөртек” исемле әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.