Традиция буларак, айлык һәм елның 10 ае өчен нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Октябрь аенда җирлегебездә 17 бала туган. Шуларның 8е – малай, 9ы – кыз бала. Ел башыннан бу сан 142не тәшкил итә: 62 малай һәм 80 кыз бала. Узган ел белән чагыштырганда 8 балага күбрәк туган. Бу айда – 25 кеше, ел башыннан 274 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Узган ел белән чагыштырганда 9 кешегә кимрәк үлгән. Октябрь аенда 14 пар балдаклар алышкан, 3 пар өчен гаилә учагы сүнгән. Ел башыннан 111 пар гаилә корган, ә 47 гаилә таркалган.