31 октябрь көнне Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә оешма-предприятиеләрнең үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның “Без бу җирдә бары Мөслимнеке” район смотр-конкурсының икенче концерты узды. Бу юлы да беренчеләрдән булып Без, спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенә караган оешмалар, мәгариф идарәсе, ЦВР һәм аграр көллият хезмәткәрләре башладык. Дәртле җырлар, биюләр һәм кызыклы мәзәкләр бер генә тамашачыны да битараф калдырмады!
Конкурста катнашучы коллективлар арасыннан иң яхшы дип табылган коллективларга 1,2,3 нче урыннар бирелеп, район мәдәният бүлегенең мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.