Сәнгать мәктәбе укытучылары үсеп килүче буынга өстәмә музыкаль белем бирүдән тыш, районкүләм оештырылган мәдәни чараларда актив катнаша. Узган атнада укытучыларыбыз Гүзәл Галиева, Филүзә Шәрипова, Ләйсән Замалова район халык театры составында Казан шәһәрендә чыгыш ясады. Алар Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” әсәрен сәхнәләштерде. Укытучыларыбызның чыгышы Мөслим тамашачысы тарафыннан да яратып кабул ителде. Шулай ук узган атнада Сарман районында “Наш дом Татарстан” республикакүләм этномәдәни фестивальнең концерты булып узды. Анда “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбле Мөслим данын яклады. Ансамбльдә шулай ук укытучыларыбыз Гүзәл Галиева һәм Филүзә Шәрипова катнашалар.