Вокал сәнгате бүлеге укытучысының ачык дәресе

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары алдан билгеләнгән эш графигы нигезендә ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтә. Шулай узган атнада вокал сәнгате бүлеге укытучысы Айгөл Шәйгәрданова “Уйный-уйный җырлыйбыз” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Айгөл Рифовна вокал ансамбль белән шөгыльләнү алымнарын күрсәтте, сәхнәдә оста чыгыш ясау серләрен сөйләде. Дәрестә катнашкан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева, вокал сәнгате бүлеге җитәкчесе Гөлназ Йосыпова, фортепиано бүлеге җитәкчесе Филюзә Шәрипова Айгөл Рифовнаның уңышлы эш алымын бәяләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International