Иске Карамалы авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Хуҗабикә" клубында Халыкара Икмәк көне уңаеннан "Галиҗанәп Икмәк" дип аталган кичә булып узды. Биредә балаларның әдәби-музыкаль чыгышы, куллану рационында икмәк төрләренең урыны турында презентация күрсәтелде, хуҗабикәләрнең үз рецептлары белән пешерелгән икмәкләр күргәзмәсе оештырылды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, чәй өстәле янында икмәк пешерү серләре белән уртаклашу узды.