Бүген, 11 октябрь көнне Спорт чаралары дирекциясе тренерлары «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Мөслим районы паркларында һәм скверларында мәдәни-массакүләм һәм социаль әһәмиятле чаралар циклы үткәрү кысаларында «Бәхетле балачак»балалар спорт бәйрәме оештырдылар.

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 11 октябрь көнне Спорт чаралары дирекциясе тренерлары «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Мөслим районы паркларында һәм скверларында мәдәни-массакүләм һәм социаль әһәмиятле чаралар циклы үткәрү кысаларында «Бәхетле балачак»балалар спорт бәйрәме оештырдылар. Балалар «Әйдә Россия!» музыкаль зарядкадан соң спорт ярышларында көч сынаша алды, беркем дә читтә калмады, барысы да канәгать калды! Ә соңыннан безнең белгечләр флэшмоб биеттеләр, шулай ук балаларга аквагрим ясалды. Барлык катнашучыларга да Спорт чаралары дирекциясе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International