«Мизгел» яшьлэр узэге белгечлэре дэ, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. «Мизгел» яшьлэр узэге белгечлэре дэ, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!  Спорт чаралары дерекциясе Байрханов Марат акциядә катнашучыларга күрсәтмә биреп тә өлгерде, һәркем йөгерә - йөгерә эшкә тотынды. Берәүләр җир казый, икенчеләре үсентеләр китереп тора, өченчеләре аларны изге теләкләрен тели-тели утырта.... Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International