Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Халыкара укытучылар көне Мөслим сәнгать мәктәбендә хезмәт куючы һәркемнең һөнәри бәйрәме. Быел әлеге датага багышлап районда бик күп чаралар оештырылды. Мәктәбебез укучылары район спорткомплексында узган чарада актив катнашты. Спорт ярышларында катнашырга дип чакырылган җирлегебез укытучыларын, барлык кунакларны сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары ансамбле (җитәкчеләре Рунар Шәяхмәтов), театр һәм җыр сәнгате бүлеге укучылары (җитәкчеләре Ләйсән Замалова, Гөлназ Йосыпова, Гөлназ Хафизова, Гүзәл Галиева) сәламләделәр. Соңыннан, сәнгать мәктәбе коллективы табигать кочагында ял итте. Ачык һавада аралашу, күңелле уеннарда катнашу, спорт чараларында чыныгу һәркемгә яңа эш дәрте өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International