2018 елның 6 октябрендә Өлкәннәр көнендә районда авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Анда районның авыл хуҗалыгы оешмалары катнашты: «Туган як», «Намус» агрофирмасы, "Август-Муслюм" җәмгъяте, Хамадишин И. Ш., Габидинова Р. Н. фермер хуҗалыклары, "Фаиза» СХПССК һәм башка фермер хуҗалыклары. Сатуга ит, сөт, сөт продуктлары һәм башкалар тәкъдим ителде. Сатып алучылар ярминкәдән канәгать калды.