Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар төрле бүлекләрдә шөгыльләнә: фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары, рәсем, җыр һәм хореография сәнгате бүлекләре. Рәсем сәнгате бүлегендә 2018-2019нчы уку елында барлыгы 119 бала белем ала. Алар укытучылар Рәмзия Батырова, Гөлназ Талыйпова, Илшат Ибраһимов, Эльмира Галиева җитәкчелегендә живопись, әвәләү, декоратив-гамәли сәнгать үзенчәлекләренә төшенә. Уку елы башлануга әле нибары 1 ай вакыт кына узуга карамастан, укучылар инде төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде. Сезнең игътибарга тәкъдим ителүче фотосурәтләрдә рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балаларның сентябрь ае дәвамында иҗат иткән иң яхшы эшләре.