"Намус» агрофирмасында шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Тәүлегенә 8000 тонна казып, заводка 5000 тоннасын озаталар. Агрофирманың уңышлылык һәм сыйфат күрсәткечләре республикада иң яхшылардан.