Мөслим гимназиясе базасында, мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т. Демидов катнашында, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды. Чарада 9 һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре каралды, 2018-2019нчы уку елына максат һәм бурычлар билгеләнде.