Агымдагы атнада Мөслим сәнгать мәктәбе терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында оештырылучы чараларга кушылды. Вокал сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары әлеге явыз күренеш белән фото-эстафета формасында көрәшергә уйлады. Нәтиҗәдә, 13 сентябрь көнне мәктәпнең барлык укучылары катнашында “Терроризмга – юк!” дигән плакат белән фотосессияләр узды. Шул ук вакытта укытучылар балаларга терроризмны булдырмау, гадәттән тыш хәлләр булган очракта саклану чаралары турында сөйләде. Терроризмга каршы көрәш темасына багышланган фотоэстафета җәмәгатьчелек игътибарын әлеге җитди проблемага юнәлтү максаты белән оештырылды.