Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен "Әдәпле бала" дигән тәрбия сәгате үткәрде. Ачык һавада үткән чарада балалар исәнләшү, рәхмәт әйтү күнекмәләрен үстерделәр, аннан соң бергәләп уеннар уйнадылар.