Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан үзәк балалар китапханә хезмәткәре "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре өчен "Толстой - балаларга" дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, язучының мәсәлләрен һәм әкиятләрен карадылар.