12 сентябрь көнне Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә якын-тирә район-шәһәрләрдә урнашкан балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре директорларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәне көллият директоры Гүзәл Еремеева алып барды. Традиция буенча әлеге чара көллият белән мәктәпләр арасындагы хезмәттәшлеккә йомгак ясау максаты белән оештырыла. Быел да, иң элек, узган уку елында ирешелгән уңышларны телгә алдылар, булган җитешсезлекләрне сөйләделәр. Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова да башка мәктәп директорлары белән берлектә яңа 2018-2019 уку елына планнар билгеләде. Агымдагы уку елында да Мөслим сәнгать мәктәбе Әлмәт музыка көллияте белән тыгыз элемтәдә эшләргә планлаштыра. Көллияттә оештырылган конкурс-бәйгеләр, мастер-класслар укучыларыбызның музыкаль потенциалын үстерүгә, укытучыларыбызның осталыгын арттырырга ярдәм итәчәк.