12 сентябрь көнне яшьләр радиосы «Мизгел FM» янәдән эфирга чыкты.

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрь  көнне яшьләр радиосы «Мизгел FM» янәдән эфирга чыкты. Тапшыру барышында сезне спортта һәм яшьләр тормышындагы «кайнар» яңалыклар белән Нәзилә таныштырды. «Капма каршы» тапшыруында бездә кунакта Мөслим районы үзәк хастәханәсе баш табибы Морзаханов Рамиль Әзхәр улы булды! Аның белән турыдан туры әңгәмәне Айсылу алып барды! Ул безгә гриппка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясалуын искәртте! Районда прививка ясату буенча эш ничек баруын һәм гомумән кеше теләп ясатамы гриппка каршы вакцинаны дигән сорауларга җавап бирде!

Без инде яшь әниләр буларак,балаларга кагылышлы ясала торган прививкалар турында сорауларны бирмичә булдыра алмадык! Рамиль Әзхәрович бик теләп безне кызыктырган сорауларга җавап кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International