Иске Карамалы авыл мәдәният йортында тематик чара булып узды.

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

7 сентябрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында “Экстремизмга һәм терроризмга – юк!” атналыгы кысаларында “Дуслык җиңә террорны, саклыйк һәрчак дуслыкны” исеме астында тематик чара булып узды. Биредә балалар полиция инспекторы И.И.Маликов белән очраштылар, экстремаль вакыйгаларда саклану чаралары турында видеоролик карадылар, “Җир шарына - тынычлык” акциясендә катнаштылар. Чара флэш-моб белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International