11 сентябрь көнне «Мизгел "яшьләр үзәге белгечләре "Экстремизмга һәм терроризмга – юк!" декадасы кысаларында Олы Чакмак авылының, гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта булдылар

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

   Бүген, 11 сентябрь көнне «Мизгел "яшьләр үзәге белгечләре" Экстремизмга һәм терроризмга – юк!" декадасы кысаларында  Олы Чакмак авылының, гомуми белем бирү мәктәбендә кунакта булдылар. Укучылар өчен «Беслан фаҗигасе»дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Чарада шулай ук Мөслим муниципаль районында, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Гайнетдинова Фәридә Рифкать кызы да катнашты. Ул укучылар алдында «мәктәп мохитендә Экстремизм» темасы белән чыгыш ясады, әлеге темага ролик карау оештырылды. 

   Шуннан соң, "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре Беслан фаҗигасе турында сөйләделәр.

   Беслан фаҗигасенең тарихын искә төшергәннән соң, без ул укучыларда нинди хисләр уятуын белдек.

   Әлеге чара балаларга бик ошады һәм безне кабат  кунакка чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International