7 сентябрь, жомга көнне Мизгел яшьләр үзәге белгечләре, “Мөслим йөрәге” скверында “Инструменталь батл” кичәсе уздырдылар

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

7 сентябрь, жомга көнне Мизгел яшьләр үзәге белгечләре, “Мөслим йөрәге” скверында “Инструменталь батл” кичәсе уздырдылар. Әлеге кичәләр ел саен үткәрелеп барса да, мондый форматта әлеге чара беренче тапкыр уздырылды. Нигә беренче тапкыр, чөнки элек гитара кылларын тибрәткән райондашларыбызны гына чакырган булсак, быел әлеге чарага төрле инструментларда уйнаучыларга өстенлек бирелде.

Әлеге чарага күп кеше килмәсә дә, кичәбез җылы һәм күңелле атмосферада үтте. Шунсы сөендерә, безне ишетеп, Чаллы һәм Оренбург ягыннан кайткан кунаклар да бар иде.

3 номинация буенча җиңүчеләр дә ачыкланды, шуларны әйтеп китәсебез килә. Мөслим авылыннан килгән Давлетов Рамиль “Иң әйбәт гитарист” номинациясына ия булды. Ул грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.Чаллыдан кунакка кайткан Фрикк Сергей бөтен җырларга кушылды, үзе дә уйнап җырлап та күрсәтте. Һәм “Иң актив катнашучы” номинациясенә ия булды. “Иң матур тавыш” номинациясен Мөслим авылыннан Хантимеров Ильнар яулады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлегенең грамоталары тапшырылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International