Гриппка каршы вакцинация башланды.

2018 елның 8 сентябре, шимбә

Гриппка каршы вакцинация башланды, прививканы ясарга онытмагыз! 2018 елның көзенә Мөслим районы халкын вакцинацияләү планы 9645 кеше, шул исәптән өлкәннәр 6570, балалар 3075. 6 сентябрь көнне өлкәннәр өчен 700 доза вакцина кайтты. Вакцинациянең беренче көнендә 59 доза эшләнде, бу алынган вакцинаның 8,4%ын тәшкил итә, шул исәптән 34 доза медицина хезмәткәрләренә. Барыгызны да вакцинациягә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International