Яңа уку елының әле беренче атнасы да төгәлләнмәде, ә Мөслим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның инде беренче уңышлары бар. Рәсем сәнгате бүлегендә белем алучы егет-кызлар бу көннәрдә диңгез һәм чәчәкләр темасына беренче иҗат җимешләрен булдырды. Гөлназ Талыйпова сыйныфында белем алучы балалар төсле кәгазьдән диңгез сурәтләрен булдырса, Эльмира Галиева сыйныфы укучылары акварель краскалары белән чәчәкләр ясап карады. Балалар да, укучылар да үз эшләреннән канәгать калдылар.