"Курай" паркында пленэр-дәресләр узды

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбе балаларга өстәмә белем бирүнең традицион булмаган формаларын куллануны үз итә. Мондый алым бигрәк тә рәсем сәнгате бүлегендә еш кулланыла. Ачык һавада узучы живопись дәресләрен укучылар аеруча үз итә. 2018-2019 уку елының пленэр дәресләре агымдагы атнада башланып китте. Кичә, 6 сентябрь көнне Эльмира Галиева һәм Ильшат Ибраһимов сыйныфында белем алучы балалар “Курай” паркы күренешләрен кәгазьгә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International