Бүген Мөслим сәнгать мәктәбендә педагогик совет утырышы узды. Яңа уку елы башлану уңаеннан укытучылар эш планын раслады, уку-укыту программаларын барлады, методик совет әгъзаларын сайлады. Беренче, икенче, өченче һәм дүртенче көн тәртипләре буенча 2018-2019нчы уку елына укыту-тәрбия планы яңгыратылды, дәресләр буенча укыту программалары кабул ителде, укытучыларның еллык укыту планнары билгеләнде, фәннәр буенча календар-тематик планнар расланды. Агымдагы уку елында сәнгать мәктәбенең кайбер бүлекләре федераль дәүләт таләпләре буенча укыта башлаячак. Фортепиано, рәсем сәнгате, халык уен кораллары бүлекләрендә шөгыльләнәчәк укучыларның иң сәләтлеләрен әлеге яңа төр программага кабул итәргә дигән карар чыгарылды. Балаларга профссеиональ дәрәҗәдә музыкаль белем бирер өчен укытучыларның тиешле квалификацион категориягә ия булуы шарт. Педагогик совет утырышында 2018-2020 елларда аттестация үтәчәк укытучылар исемлеге яңгыратылды. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева локаль актлар эчтәлеге белән таныштырдылар. Сигезенче сорау буенча методик совет һәм аттестацион комиссия әгъзалары сайланды.