Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкалар узды. Мөслим сәнгать мәктәбе дә бүген укучыларын һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде. Агымдагы уку елында Мөслим сәнгать мәктәбе 120гә якын укучы кабул итәчәк. Фортепиано, халык һәм тынлы уен кораллары, хореография, җыр һәм рәсем сәнгате бүлекләрендә балалар белән 24 укытучы шөгыльләнәчәк. “Курай” паркында узган бәйрәм концертында сәләтле укучыларыбыз, укытучыларыбыз чыгыш ясады. Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова линейкада катнашучыларны 1 сентябрь бәйрәме белән тәбрикләде һәм яңа уку елында уңышлар теләде.