29 август көнне яшьләр радиосы «Мизгел FM» янәдән эфирга чыкты.Тапшыру барышында сезне спортта хэм яшьләр тормышындагы «кайнар» яңалыклар белән. Ахатова Нәзилә таныштырды. «Капма каршы» тапшыруында бездә кунакта «Игелек уят» отрядының актив волонтерлары Язилә белән Фәнисә булды!Кызлар белән турыдан туры эңгәмәне Шарифуллина Айсылу алып барды! Белгәнебезчә Россия Президенты Владимир Путин 2018 елны «Игелеклеләр һәм Волонтерлар» елы дип игълан иткән иде. Соңгы елларда «волонтер» исемле суз киң тарала башлады. Волонтерлар турында күпләр ишеткән, ләкин аларның кем икәнен белмәүчеләр дә бардыр.
Кызлар безгә кем соң ул волонтерлар? Нәрсә белән шөгылләнәләр дигән сорауларга җавап бирде! Һәм әлбәттә тапшыру азагында алар яшьләргә волонтерлар рәтенә басырга һәм дөньядагы изгелекне тагын да арттырырга өндэделэр! «Волонтер буласын килә икән, Мизгел яшьләр узәгенә рәхим ит» -девизы белән алар тапшыруыбызны тәмамладылар!