Теләче районы кунакларын кабул иттек

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Соңгы вакытта Мөслимгә бик күп кунаклар килә. Күптән түгел Теләче районыннан килгән делегация сәнгать мәктәбе яшәеше белән дә танышты. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева кунакларны уку-укыту программалары, алдынгы укучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштырды. Кунаклар мәктәп яшәеше белән танышып, таң калды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International