Габидуллиннар гаиләсе ТР Президенты исеменнән уздырылган чарада катнашты

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасына барлыгы 50 гаилә чакырылган иде.

Республика көне алдыннан гаиләләрне Казан Кремленә җыю беренче тапкыр 2014 елда үткәрелгән иде, шуннан соң ул күркәм гадәткә әверелде. Әлеге чарага озак еллар бергә яшәүче, күпбалалы үрнәк гаиләләр чакырыла.

Илһам hәм Рәзинә Габидуллиннар Мөслим районының шундый гаиләләренең берсе. Алар үзләренең үрнәгендә авыл җирлегендә дә үз көчең белән тырыш хезмәт куеп, алны-ялны белмичә, югары сыйфатлы продукция җитештереп матур дөнья көтәргә мөмкинлекне кат-кат исбатлыйлар. Алай гына да түгел, өч кызларына әхләкый һәм хезмәт тәрбиясе биреп, тату итеп яши беләләр. Мондый гаиләләрдән үрнәк алып яшәсен иде яшь буын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International