Яңа Усы авыл мәдәният йорты директоры китапханә мөдире белән берлектә "Күңелле стартлар" уздырды. "Бөркет" һәм "Тигр" командалары үзара көч сынаштылар. Бөтен ярышларда да җиңүче һәм җиңелүче була, ә бездә - дуслык җиңде!