1 сентябрь – Белем бәйрәме уңаеннан барлык мөслимлеләрне тантаналы линейкага чакырабыз. “Курай” паркында узачак тантанада сәнгать мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән танышу, күмәк биюләр һәм концерт программасы булачак. Укучыларыбызны, аларның әти-әниләрен, мәктәп тормышы белән танышырга теләгән барлык райондашларыбызны 13.00 сәгатьтә “Курай” паркында көтеп калабыз.