Мөслим сәнгать мәктәбе районда беренчеләрдән булып "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенә кушылды. Традиция буенча әлеге акция кысаларында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка керүче балаларга оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм башка игелекле кешеләр бүләк ясый. Мәктәбебез Катмыш авылында гомер итүче Нуруллиннар гаиләсенә бүләк ясады. 1 сыйныфка укырга керергә әзерләнүче Айзат Нуруллин Клоун һәм мультфильм герое булып киенгән кунаклардан барлык уку кирәк-яраклары һәм портфель алды. Нуруллиннар гаиләсенә баллы күчтәнәч тә тапшырылды. Мәктәп директоры Айгөл Фәттахова, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева балаларны сәнгать мәктәбенә укырга чакырып калды. "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында балаларга бүләкне тапшыруда укытучылар Азия Заһидуллина, Ләйсән Замалова, Рунар Шәяхмәтов, Алеся Латыйпова катнаштылар.