Мөслим сәнгать мәктәбе яңа уку елына укучылар кабул итә

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Мөслим сәнгать мәктәбе 2018-2019нче уку елына түбәндәге юнәлешләр буенча укучылар җыя:
– халык уен кораллары (баян, домра, балалайка ) – 6,6 яшьтән;
– хор, җыр сәнгате– 6,6 яшьтән;
– тынлы уен кораллары (торба, флейта, кларнет, саксофон) – 6,6 яшьтән;
– бию сәнгате – 6,6 яшьтән;
– театр сәнгате – 6,6 яшьтән;
 – рәсем сәнгате – 6,6 яшьтән.
РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Балаларны тыңлау һәм гаризаларны кабул итү 2018 елның 23-31 август көннәрендә 08:00 - 16.00 сәгатьләрдә узачак.
ИГЪТИБАР: балаланың туу турындагы таныклыгы булу шарт.
ТАЛӘПЛӘР: шигырь һәм җыр башкара белү. Җыр сәнгате бүлегенә керергә теләүчеләргә флешка белән башкарачак җырның минусы кирәк.
 Адрес: Мөслим авылы Хафизов урамы 1нче йорт; тел.: 2-51-11.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International