Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры концерт куйды

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Җәйге каникулда булсалар да, Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары белемнәрен арттыру өстендә эшләвен дәвам итә. Кемдер каникул чорына бирелгән программа өстендә эшли, ә кемнәрдер мәктәп һәм районкүләм оештырылган чараларда актив катнаша. Шимбә көнне “Курай” паркында узган концерт моңа ачык дәлил. Сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры тарафыннан мөслимлеләр игътибарына тәкъдим ителгән тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. Укытучылары Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендә егет-кызлар бер сәгатькә якын сәхнәдә чыгыш ясады. Аларның концерт программасы классик көйләрдән, илебезнең танылган маршларыннан торды. Ахырдан тамаша карарга килгән райондашларыбыз һәм ата-аналар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры белән фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International