2018 елның август конференциясендә Мөслим “Ләйсән” балалар бакчасына яңа уку елына әзерлек буенча муниципаль конкурсында 3 урын бирелде һәм сертификат белән бүләкләнде. “Ләйсән” балалар бакчасында 32 ел балалар тәрбияләүдә зур көч куйган тәрбияче Фахразиева Силүзә Котдус кызы “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук, күп еллар эшләгән хәзерге көндә бакчабызның хуҗалык эшләр буенча җитәкчесе Галиева Зилә Фәрси кызы Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнде.