25 август көнне безнең Мөслимебездә “Кояшлы ык” ял зонасында “Кукин” фестивале уздырылды. Әлеге ярышлар (2000нче) елда матур гына башлангыч алган иде, быел да куп санлы һәвәскәр балыкчылар соравы буенча үткәрелде. Ләкин мондый форматта әлеге бәйрәм беренче тапкыр уздырылды.
Фестивальне Район башлыгының урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәһит улы ачып җибәрде, балыкчыларга ярышта уңышлар теләде. Фестивалебез кызыклы эстафета ярышы белән башланып китте. 6 команда арасында урыннар алдагыча бүленде. 3нче урында Сагдиевлар командасы калды. 2нче урынны Шабаевлар командасы яулады. Минһаҗевлар командасы эстафетаны 1 минутта 7 секунд эчендә үтеп 1нче урынны алдылар!!! Молодцы кызлар!
Эстафета тәмамлану белән балыкчылар яр буена юнәлделәр. Балык тоту вакыты быел да бер сәгать итеп билгеләнде.
Жюри һәрбер балыкчының “табыш”ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады. Җиңучеләргә дипломнардан тыш кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. Мөслим авылыннан килгән Ирек Мингазов тотылган балыклар саны буенча чемпион булды. Ул 1 сәгать эчендә 34 балык тотты! Шулай ук, балык федерациясе председателе Бубеков Игорь Альбертович оештырган махсус - “Иң беренче балык тотучы” номинациясендә Ирек үз җитезлеген күрсәтте һәм спиннинг белән бүләкләнде. “Иң кечкенә балык тотучыга” дигән призга Мөслимнән Замилова Сәмигә апа ия булды. Тырыша торгач, ул ыктагы иң кечкенә- 2 см лы балыкны тартып чыгарды. “Иң зур балык” Мөслим авылыннан Шабаев Азат кармагына капты, аның балыгы 14 см озынлыкта иде. Питердан кунакка кайткан Аверс Лилия “Мисс рыбачка” дипломына һәм махсус бүләккә ия булды. 4 яшьлек Хамматов Әмиргә – “Иң яшь балыкчы”га дигән приз тапшырылды. Мөслимдә елда шушы ярышларга килүче быел 67 яшен тутыручы Нафис ага Миргалимовка “Иң өлкән балыкчы” дипломы бирелде.
Бу көнне һәркем балыкчылар ярышында әзерләнә торган төп ризык УХА һәм чәй белән сыйланды. Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф белән таралышты.
Бу чараны төп оештыручылары булып: Спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге, Мизгел Яшьләр Үзәге, Спорт чаралары дирекциясе, Район мәдәният йорты, Спорт мәктәбе.