Җәйге көннәр артта калып бара, димәк бик тиздән 1 сентябрь - мәктәп бәйрәме килеп җитә дигән сүз. 24 август көнне "Оста куллар" клубы әгъзалары озын чәчле кызлар игътибарына матур прическалар тәкъдим итте. Әлеге мастер-классны хәтта егетләр дә зур кызыксыну белән күзәттеләр.