Бүген Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә зур чара – Республикакүләм үткәрелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе кысаларында “Мизгел” ЯҮ белгечләре Вахитов Мөслимгә материаль ярдәм курсәтеләр. Әлеге акция Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә һәм иганәчелек хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәүге сыйныфка укырга керергә әзерләнүче баларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Мәктәпкә барырга әзерләнүчеләрне Мизгел ЯҮ директоры тәбрикләде.