Бар мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә!

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Кичә, 21 август көнне бар мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итте. Шул уңайдан Мөслимебездә дә бәйрәм чаралары узды.  Бәйрәм  чарасы иртәнге 7 сәгатьтә  Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә гает вәгазе белән башланып китте. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов Корбан гаете, Аллаһы Раббыбыз әмерләрен үтәп, аның биргәннәренә  шөкерана кылып яшәүнең фазыйләтләре турында вәгазь укыды. Бәйрәм уңаеннан  котлавын ирештерде.  Аннары район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләүләрен җиткерде. Бәйрәмгә килүчеләр бергәләп гает намазы укыды, гает хөтбәсе әйтелде.  Соңыннан дин кардәшләребез бәйрәм коймагы һәм күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. 

 Шулай ук “Кояшлы Ык” ял зонасында барлык мөслимлеләр өчен гаилә бәйрәме уздырылды. Бәйрәм чаралары төрле спорт ярышлары, кызыклы уеннар, эстафеталар белән үрелеп барды. Мизгел яшьләр үзәге белгечләре белән берлектә “Игелек уят” отряды волонтерлары, спорт мәктәбе һәм спорт чаралары дирекциясе белгечләре уеннарны берюлы 6 мәйданчыкта уйнаттылар. Активистларыбыз үз куллары белән ясаган фотозона эшләде. Шул ук вакытта балалар догалар, мөнәҗәтләр һәм шигырләр укыдылар.

Бәйрәм азагында барлык кунаклар тәмле плов һәм карабодай боткасыннан авыз итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International