Изге Корбан бәйрәме уңаеннан "Кояшлы ЫК" ял паркында күргәзмә- сату ярминкәсе гөрләде. Биредә балалар тарафыннан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре дә биредә катнашып төрле эшләнмәләр тәкъдим иттеләр. Алар арасында алкалар, муенсалар, хатын - кыз бизәнү кирәк яраклары, тартмачыклар, телефон тышлыклары һәм башка бик күп кул эшләре бар иде. Балалар һәм өлкәннәр күңелләренә хуш килгән әйберләне сатып алып куандылар.