Бүген “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре балаларны Россия Федерациясе әләме көне белән котладылар. Әләм барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Балалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, дәүләт символикалары, Россиянең мәдәнияте, тарихы, гимн турында белемнәре белән уртаклашты.